news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илфир Якупов: Камал театрының иске бинасында спектакльләр куймаячакбыз

Илфир Якупов: Камал театрының иске бинасында спектакльләр куймаячакбыз
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов яңа бинага күченгәч, театрның иске бинасында спектакль куймаячакларын әйтте.

«Театрның иске бинасында да уйнап булмас, чөнки яңа бинада зур мөмкинлекләр бар. Яңа бинага күчү – бер тарих булыр. Тиз генә күчеп булмас. Без күченеп чыгып китүгә ияләнгән, чөнки гастрольләргә йөреп торабыз. Яңа бинаның һәр залына (барлыгы дүрт зал) елына өчәр премьера ясасак, театр өч-биш елдан соң тулы куәткә эшли башлаячак. Һәр залда премьералар куярга исәплибез. Яңа бинага күченүебез турында аерым матбугат конференциясен үткәрербез әле», - диде театр директоры «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат очрашуында.

news_right_1
news_right_2
news_bot