news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илфир Котдусов: Татарга башкорт телен көчләп укытуның кирәге юк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Даян Мурзин исемендәге Күп профильле көллиятнең тарих укытучысы, Кушнаренко районы татар конгрессы җитәкчесе Илфир Котдусов әлеге очрашуга карата үз фикерен белдерде.

Илфир Котдусов: Татарга башкорт телен көчләп укытуның кирәге юк
Фото: © Илфир Котдусовның шәхси архивыннан

Татар җәмәгатьчелегенең Радий Хәбиров белән очрашуыннан фотографияләр күрдем дә, татар элитасы Башкортстанда татар теле статусы мәсьәләсен күтәргәндер, дип уйлап куйдым. Башкортстанда төрле халыкларның милли үзәкләре ачыла. Бәлки, татар үзәген булдыру турында да сораганнардыр, дип өметләндем. Шушы уй-фикерләремне социаль челтәрләрдә язып куйган идем, таныш-белешләрем шалтырата башлады. Кемдер мине мактый, кемдер чүт кенә икенче төрлерәк әйтә – башка мөһим мәсьәләләрне карадык, ди.

Бу шалтыратуларда миңа кызыклы әйберләр әйттеләр. Иҗтимагый оешмалар хакимияткә катнашучылар исемлеген җибәргән. «Ак йорт»та, бу исемлекне шактый кыскартып, очрашуга 20 кешене үткәргәннәр. Сораулар да хакимият белән алдан килештерелгән булган.

Бер очрашкан килеш, ачыктан-ачык ихлас сөйләшү булсын иде инде. Җәмгыятьтәге проблемаларны белеп тору өчен башлыкның үзенә дә файдалы булыр иде. Ә бит проблемалар бар. Баймак хәлләре республикада проблемалар барын күрсәтте.

Очрашуда катнашкан татар җәмәгатьчелеге татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү мәсьәләсен яңгыраткан булса, әйбәт булыр иде. 1977 елгы Конституциядә татар теле башкорт һәм рус телләре дәрәҗәсендә иде. Аннары татар телен алып ташладылар. Гомумән, 2006 елга кадәр Башкортстанда татар теле проблемасын бар дип тә белмәдек. 2006 елда «Телләр турында» закон чыккач, татар мәктәпләренә көчләп башкорт теле керде. Татар белән башкорт элек-электән тылмачсыз аңлашкан, шуңа күрә татарга башкорт телен көчләп укытуның кирәге юк.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуда булмаучыларның да, булучыларның да фикерләрен Интертат сайты өчен Рифат Каюмов туплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100