news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илфат Вәлиев: Язгы ауны бер атна алдан башларга җыенабыз

Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты вәкиле күчмә кошлар быел иртәрәк кайтачагын искәртте.

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Язгы ау гадәттәгедән бер атна алдан башланырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар дөньясын могниторинглау бүлеге башлыгы Илфат Вәлиев әйтте.

Аның сүзләренчә, күчмә кошлар кайта башлау белән кош гриппы таралу куркынычы туганлыктан, кошларның санын контрольдә тоту эше үткәрелә.

«Күчмә кошлар безнең республика аша күпләп оча, безнең кырларда, сулыкларда тукталалар. Бездә авыл хуҗалыгы җирләре күп. Терлек азыгы базасы бай, басуларга да кереп тукланалар. Нәтиҗәдә, монда кышлаучы кошлар белән элемтәгә керәләр. 2019 елда республикада 70 меңләп су кошы кышларга калган дип исәпләнә», — диде Илфат Вәлиев.

Ул, ветеринария хезмәте белән берлектә, кош гриппына мониторинг үткәрелүен әйтте. «Ау сезонында кыргый кошларның баш саны контрольгә алына. Бу нигездә сусаклагычларга якын районнарга кагыла. Алексеевск, Чистай, Лаеш, Спас, Мамадыш, Балык Бистәсе, Югары Ослан, Кама Тамагы, Тәтеш районнарында шундый эш уздырыла», — диде.

Илфат Вәлиев су кошларында кош гриппы вирусы сулыклардагы тизәк аша да күчә алуын билгеләп узды. Быел аномаль кыш һәм яз булуын исәпкә алганда, мониторинг мөһимлеген ассызыклады.

«Басуларда кар катламы булмаган урыннар да бар, температура плюс дәрәҗәсендә булгач, кышын хәтта кардан хайван эзләрен дә карап бетереп булмады. Басулар тиз арчылачак, кошлар иртә кайтачак. Кошлар санын исәпләүдән тыш, ел әйләнә үлгән кошларны табу буенча мониторинг үткәрәбез. Үлгән кошлар табылса, кешеләр хәбәр итсеннәр», — дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100