news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илфат Камалиев татарча Яңа ел кинофильмын төшерә

Фильм Татарстанның халык язучысы Фәнис Яруллинның “Бер күрешү - бер гомер” пьесасы буенча төшерелгән.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның атказанган артисты, дүрт фильм режиссеры Илфат Камалиев татар кешесе Яңа ел алдыннан телевизор каршына утырып карый торган лирик комедия төшергән. “Әлегә ул монтажлана. Акча булмагач, озакка сузылды, - ди Илфат Камалиев. - “Мин аны “С легким паром или Ирония судьбы” кебегрәк булыр дип күз алдына китерәм. Шуның татарча варианты”.

Фильм Татарстанның халык язучысы Фәнис Яруллинның “Бер күрешү - бер гомер” пьесасы буенча төшерелгән. Сценариен Илфат үзе язган.

Мәгълүмат өчен. Фәнис Яруллинның “Бер күрешү - бер гомер” пьесасы буенча куелган спектакль туксанынчы елларда Кариев театрында уңышлы куелган, хәзер Тинчурин театрында бара.

Байлык, муллык турында хыялланып яшәгән, тормыш мәгънәсен шунда күргән Мәрьям белән тормышыннан канәгать Әхмәткә дуслары кунакка килеп төшә. Бу очрашу аларны үзгәртә, тормыш кызыклырак, мәгънәлерәккә әверелә.

“Фильм халыкчан булырга тиеш, - ди Илфат. – Анда үзем дә уйныйм, рольләрдә - безнең театр артистлары”.

Илфат акча булмаганлыктан, эшнең бик акрын барганлыгын әйтә.

Фоторәсемнәрдә - спектакльнең Тинчурин театрындагы куелышы
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100