news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифат Йосыповны соңга юлга озатучылар: Профессионал иде, экран аша милләтне тәрбияләде

20 ел дәвамында «Нәсыйхәт» тапшыруының режиссеры булган Рифат Йосыповны бүген соңгы юлга озаттылар.

Рифат Йосыповны соңга юлга озатучылар: Профессионал иде, экран аша милләтне тәрбияләде
Владимир Васильев

«Безнең гәҗит» газетасы баш мөхәррире, журналист Илфат Фәйзрахманов «Нәсыйхәт» тапшыруының режиссеры Рифат Йосыповны соңгы юлга озатканда мәрхүмне оста профессионал дип искә алды һәм аның үлемен шәхсән үзе өчен зур югалту дип санавын әйтте.

1988 елдан 2022 елның сентябренә кадәр «Яңа гасыр» телекомпаниясендә эшләгән, 20 ел дәвамында «Нәсыйхәт» тапшыруының режиссеры булган Рифат Йосыповны бүген соңгы юлга озаттылар. Аңа 12 апрельдә 62 яшь туласы булган. Мәрхүм белән хушлашырга «Казан нуры» мәчетенә йөзләгән кеше килде. Алар арасында күренекле дин әһелләре, журналистлар, мәдәният хезмәткәрләре күп иде.

«Мин телевидениедә 22 ел эшләп, шуның 15 елдан артыгын Рифат белән бер цехта, бер кабинетта үткәрдем. Ул минем тапшыруларның алыштыргысыз режиссеры булды. Ул шулкадәр оста профессионал, кадрны тота белә торган «художник» иде. Көнгә 45 минутлык дүртәр тапшыру, ток-шоу яздыра идек. Информацион-аналитик тапшыруларга кадрлар сайлаганда аның киңәшләре алыштыргысыз була иде», - диде Илфат Фәйзрахманов.

Илфат Фәйзрахманов

Фото: © Владимир Васильев

Илфат Фәйзрахманов Рифат Йосыповны якын иткәнен әйтте. «Рифат - туганнары өчен генә түгел, минем өчен дә зур югалту. Минем телевидениедән китүемне дә ул бик авыр кичерде. Туганнарына Аллаһы Тәгалә авыр хәсрәтне күтәрергә булышсын, сабырлык бирсен», - диде ул.

«Яңа гасыр» телеканалы генераль директоры урынбасары Данил Гыйниятов коллектив исеменнән Рифат Йосыповның якыннарының кайгысын уртаклашты.

Данил Гыйниятов

Фото: © Владимир Васильев

«Мин Рифат белән телевидениегә килгәннән бирле таныш. Ул күңеле белән йомшак, ә режиссер буларак катгый характерлы иде. Бөтен булган вакыйгаларны, яңалыкларны күңеле белән тоя, йөрәге белән кабул итә иде. Бөтен әйберне йөрәге аша үткәргән кешенең организмы, мөгаен, шулай иртәрәк туза торгандыр. Шуңа да карамастан, Рифат үзеннән соң бик күп материаллар, тапшырулар калдырды», - диде Данил Гыйниятов.

Данил Гыйниятов Рифат Йосыповның төрле жанрларда иҗат иткәнен - яңалыклар да, музыкаль, дини тапшырулар да, иҗтимагый-сәяси программалар да әзерләгәнен, телевидениедә дини тапшыруларга нигез салганын әйтте. «Киләчәктә аның архивтагы тапшырулары озак еллар тамашачыларны сөендереп яшәр», - диде ул.

Рифат Йосыпов театр училищесын тәмамлаган. Төркемдәшләре исеменнән сүзне драматург Данил Салихов алды. «Рифат дустыбыз милләтне тәрбияләр өчен Марсель Сәлимҗанов курсына укырга керде. Ул Казанда туып-үсеп, милләтебезнең телен, нечкәлеген белеп, башта Камал театрында эшләде, аннары, динебезгә юл ачылгач, соңгы көненә кадәр зәңгәр экраннар аша милләтне тәрбияләде. Аның монда әнисе утыра. Апа җаным, бәгырькәем, менә син нинди бала үстердең! Шушы халыктан, безнең исемнән сиңа баш иеп, рәхмәтебезне әйтәбез», - диде Данил Салихов.

Данил Салихов

Фото: © Владимир Васильев

Татарстан мөфтиенең мөселманнарны җирләү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рамил хәзрәт Миңгәрәев Рифат Йосыповны җирләүне тулысынча Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештыруын белдерде. Ул мөселманнарны җирләү өчен Диния нәзарәтендә аерым хезмәт булдырылганын әйтте. Җеназа намазын да Рамил хәзрәт Миңгәрәев укыды.

«Нәсыйхәт» тапшыруын алып барган журналист Ләйсирә Фазлыева Рифат Йосыповның Әтнә районы Яңа Җилби авылында җирләнәчәген әйтте. «Ул әтисенең туган авылы. Күптән түгел атасын да шунда җирләде. Рифат абый бу авылны бик якын итә иде», - диде ул.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100