news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илфар хәзрәт Хәсәнов: «Тәүбә» чарасы «Изге Болгар җыены»ның төп өлеше булачак

Илфар хәзрәт Хәсәнов: «Тәүбә» чарасы «Изге Болгар җыены»ның төп өлеше булачак
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов «Изге Болгар җыены»нда «Тәүбә» чарасы – җәмәгать белән тәүбә кылу кульминацион мизгел булыр дип саный.

«19 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы була. «Тәүбә» чарасы җыенның төп өлеше булачак һәм киләчәктә мөселман форумын уздыруның төп максатына әйләнер, дип ниятләнә. Бу чара җыенның дини характерын көчәйтергә һәм мөселманнарны күбрәк җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. «Тәүбә» чарасы Кече манара янында якынча 9.30 сәгатьтә уза», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Илфар хәзрәт Хәсәнов әйтүенчә, «Тәүбә» чарасын күп еллар дәвамында оештыручы, Россиянең Үзәк өлеше мөфтияте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин алып барачак. «Баш мөфти мөселманнарга ихластан тәүбә кылырга һәм Аллаһтан гөнаһларын гафу итүне сорап дога кылырга чакырып мөрәҗәгать итәчәк. Аллаһы Тәгалә шушы чараларны хәерле кылса иде», - диде хәзрәт.

«Җыелышта Татарстан мөфтие һәм мөхтәсибләре, Татарстан Диния нәзарәтенең һәм Россиянең Үзәк Диния нәзарәтенең барлык имамнары, шәкертләр, Халыкара «KazanForum» икътисади форумы кунаклары, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучылар һәм барлык теләүчеләр катнашачак», - диде ул.

  • «Изге Болгар җыены» Болгарда 1989 елдан бирле 922 елда Идел буе болгарларының дәүләт дине буларак Исламны кабул итү көне һәм Болгар ханы Алмышның галим Ибн-Фадлан җитәкчелегендәге Багдад хәлифе делегациясе белән очрашуы истәлегенә уза.
  • «Изге Болгар җыены» бөтен илдән дистәләгән мең кешене һәм чит илләрдән күпсанлы ватандашларны җәлеп итә. 2005 елдан бәйрәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мөселманнары диния идарәсе һәм Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы ярдәме белән үткәрелә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100