news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илфар хәзрәт Хәсәнов: Россиянең күп конфессияле җәмгыятенең асылын исламсыз аңлап булмый

Татарстан Иҗтимагый палатасында Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан түгәрәк өстәл утырышы узды.

Илфар хәзрәт Хәсәнов: Россиянең күп конфессияле җәмгыятенең асылын исламсыз аңлап булмый
Гөлнар Гарифуллина

Россия күп конфессияле җәмгыяте асылын исламсыз аңлап булмый, чөнки бөек Россия милләтен формалаштыруда мөселманнар да катнашкан. "Бүгенге көндә Татарстанда традицион ислам мәсьәләсе дә актуальләшә", - дип сөйләде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов ТР Иҗтимагый палатасында Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан түгәрәк өстәл утырышында.

"Исламның 1100 еллыгы татар халкы һәм Россия мөселманнары тарихында истәлекле даталарның берсе, һәм исламның күп милләтле Россиянең төп халкы тоткан дин булуына дәлил", - ди дин әһеле.

"Танылган татар мөселман галиме Мөхәмммәд Морад Рәмзи әл-Казани 1908 елда "татар имамнары һәрвакыт сөнниләр, матуридилар булган һәм гамәлләре хәнәфи мәзһәбенә туры килгән" дип язган. Мөфти Камил хәзрәттән "традицион ислам нәрсә ул" дип сораганда, ул гел Рәмзинең шушы сүзләрен китерә һәм моның Татарстан һәм Идел буе территориясендә 1917 елгы революциягә кадәр таралган ислам версиясе булганын ассызыклый", - дип әйтте Илфар хәзрәт Хәсәнов. 

Революция барлык диннәрнең үсешенә пауза куйганын, хәзер күпьеллык рухи торгынлыктан соң, ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәнәфи мәзһәбе традицияләрен һәм матуриди кыйммәтләрен торгызуга омтылыш ясаганын искәртте. "Бу бик мөһим, чөнки татар дин гыйлеменең нәкъ менә хәнәфи-матуриди мирасында татар милләтен агарту, төрле диннәр һәм милләтләрнең дустанә яшәвенең чыганакларын күрәбез", - ди ул.

Идел буе һәм Россиянең күпчелек өлеше мөселманнары гасырлар буе буйсынган хәнәфи мәзһәбе төрле культура һәм диннәр үрелешендә туган. Бөек имам Әбу Хәнифә төрле дин һәм дини тәгълиматлар кайнап торган Куфа шәһәрендә яшәгәнен искәртте.

"Татар дин гыйлеме мәктәбе - Россиядә генә түгел, бөтен ислам дөньясында иң көчлеләрнең берсе", - дип белдерде Илфар Хәсәнов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100