Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илфар хәзрәт Хәсәнов мөселманнарны Гарәфә көннәрендә ураза тотарга өндәде
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, «Кол Шәриф» мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов Корбан гаете вәгазендә бүгенге көндә бик күп мөселманнарның изге хаҗ сәфәрендә булуын әйтте. Хаҗга бару мөмкинлеге булмаган дин кардәшләребезне Гарәфә көннәрендә ураза тотарга, Аллаһы Тәгаләне олылап, тәкбирләр әйтергә өндәде.
«Бүгенге мөбарәк бәйрәмебезне күп мөселманнар изге хаҗ сәфәрендә каршылыйлар. Хаҗда бар да бертигез, мохтаҗы да, бае да, анда беркемнең дә өстенлеге юк. Ихластан, аңлы рәвештә үкенеп, барысы да Аллаһыдан гафу сорый, аңа гыйбадәт кыла. Аллаһы Тәгаләнең хаҗ өчен иң зур бүләге – аның ризалыгы. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Кем Аллаһы ризалыгы өчен хаҗ кылса, начар сүзләрдән, мөнәсәбәтләрдән тыелса, гөнаһлардан азат хәлдә анасыннан яңа туган көндәге кебек гөнаһсыз хәлдә кайтыр», - дип әйткән. Раббыбыз һәммәбезгә исән-сау, сәламәт чагыбызда әлеге олуг гыйбадәтебезне кылырга насыйп әйләсә иде», - диде хәзрәт.
Илфар хәзрәт хаҗ кылмаучы мөселманнарга Тәкъбир әт-Тәшрик көннәре турында истә тотарга кушты. «Ул 8 июль - Гарәфә көнендә башланган иде, 12 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Гарәфә көне - ул хаҗ вакытында хаҗиләрнең Гарәфә үзәнендә гыйбадәт кылу көне. Пәйгамбәребезнең соңгы вәгазе шунда була. Хаҗга бармаган мөселманнар бу көннәрне ураза тотып, Аллаһы Тәгаләгә ялварып, догалар белән уздырырга тиеш. Сөекле пәйгамбәребез Гарәфә көнендә ураза тоткан кешенең үткән һәм киләсе елдагы барлык гөнаһлары кичереләчәк дип әйткән», - диде ул.
Хәзрәт искәрткәнчә, бу көннәрдә барлык фарыз намазларыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, аны данлап, өч мәртәбә: «Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд» дип тәкъбир әйтү мәҗбүри.
Корбан гаете Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан Галиев мәчетендә узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз