news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илфар хәзрәт Хәсәнов Корбан гаете намазын Әлмәт шәһәренең Үзәк мәчетендә үткәрде

Бүген, 16 июньдә, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, «Кол Шәриф» мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов Корбан гаете намазын Әлмәт шәһәренең Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге Үзәк мәчетендә үткәрде.

Яңартылган мәчеттә Гает намазы беренче тапкыр укылды.

«ТНВ» телеканалы Корбан гаете вәгазен һәм намазын турыдан-туры күрсәтте.

Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башлана. Казанда ул 18 июньдә 20:32 сәгатькә кадәр (кояш баеганчы) дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100