news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илфар хәзрәт Хәсәнов гает вәгазендә гаиләләр таркалу темасын күтәрде

Илфар хәзрәт Хәсәнов гает вәгазендә гаиләләр таркалу темасын күтәрде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Бүген мөселманнар өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете. Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары, «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов гает вәгазен һәм намазын Әлмәт шәһәренең яңартылган Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге Үзәк мәчетендә укыды. Вәгазендә ул хәзерге җәмгыятнең төп проблемасы – гаиләләр таркалу темасын күтәрде.

«Гаиләләр таркалу – татар өммәтенең һәм, гомумән, хәзерге җәмгыятнең бер чире ул. Гаилә – Аллаһыбыздан фани дөньяда бирелгән иң бөек рәхмәтләренең берсе. Дәүләт тарафыннан да гаилә саклансын өчен күп эшләр эшләнә, әмма статистикага караганда никахланучыларның яртысыннан артыгы аерылыша», – диде ул.

Илфар хәзрәт аерылышуның төп сәбәпләрен дә атады: беренчедән – акча җитмәү, икенчедән – характерлар туры килмәү. Вәгазендә ул әлеге проблемаларның ни сәбәпле тууын һәм гаиләнең нык булуы өчен нишләргә кирәклеген дә аңлатты.

«Аерылушыларның асыл сәбәбе акча җитмәүдә түгел, ә рухи кыйммәтләр җитмәүдән. Ир үзенең гаиләсе алдында бурычларын үтәсә, хатын иренә киңәшче һәм фикердәшче булса һәм алар икесе дә тәкъвалы кешеләр булса – шул чакта гаилә нык булыр. Гаиләне тәэмин итү өчен ирләр җавап бирсә, ә гаиләдәге тынычлык, үзара аңлашу һәм, киресенчә, тавыш чыгу – хатыннардан. Гаиләнең иминлеге хатын-кызның тыңлаучан булуыннан тора», – дип, аңлатты Илфар хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100