news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илфар хәзрәт Хәсәнов бәйрәм вәгазендә хаҗиларның исән-имин кайтуларын теләде

Илфар хәзрәт Хәсәнов бәйрәм вәгазендә хаҗиларның исән-имин кайтуларын теләде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Бүген, 16 июньдә, Әлмәт шәһәренең Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге Үзәк мәчетендә Корбан гаете вәгазе укылды. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, «Кол Шәриф» мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов хаҗиларның туган җирләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.

«Бүгенге көндә Татарстаннан кардәшләребез хаҗ кылалар, алар Мина үзәнлегендә. Мөфтиебез Камил хәзрәт изге җирләрдән үзенең кайнар сәламләрен юллый һәм ихлас теләкләрен җиткерә. Раббыбыз өчен кылган гыйбадәтләр һәм чалган корбаннар кабул булса иде. Хаҗиларга Аллаһыбыз исән-имин туган җирләренә әйләнеп кайтырга насыйп итсә, кылган гыйбадәтләреннән разый булса иде», – диде имам-хатыйб.

Бәйрәм вәгазен әлеге сылтама аша кереп тыңларга була.

«ТНВ» телеканалы Корбан гаете вәгазен һәм намазын турыдан-туры күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100