news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илфар хәзрәт Корбан гаете вәгазендә хәрби операциядә булучылар өчен дога кылырга чакырды

Илфар хәзрәт Корбан гаете вәгазендә хәрби операциядә булучылар өчен дога кылырга чакырды
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров, архив

Бүген Әлмәт шәһәренең яңартылган Ризаэтдин Фәхретдин мәчетендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында гает намазы узды. Бәйрәм вәгазен һәм намазын ТР мөфтиенең беренче урынбасары, «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов укыды.

Вәгазендә Илфар хәзрәт махсус хәрби операциядә булучыларны да искә алды һәм аларның исәнлеге өчен дога кылырга чакырды.

«Изге Гает көннәрендә Аллаһыбыз үзенең бәндәләренең догасын кабул итә. Шушы изге бәйрәм көннәрендә бергәләшеп хәзерге вакытта сугыш кырларында илебезнең, ватаныбызның иминлеге өчен көрәштә булган солдатларыбызга, егетләребезгә исәнлек-саулык, озын гомер теләп, «Әй, Раббым аларның гомерләрен үзең сакласаң идең» дип хәер-догада булсак иде. Шулай ук шушы сугыш кырында ятып калган егетләребезнең әти-әниләренә, хатыннарына, балаларына Аллаһы Тәгалә түземлек бирсә, киләчәктә яшәргә көч насыйп итсә иде», – дип теләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot