news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илфар Хәсәнов: Хәләл яшәү рәвеше темасы акрынлап гаилә традицияләре кысаларыннан чыга

Илфар Хәсәнов: Хәләл яшәү рәвеше темасы акрынлап гаилә традицияләре кысаларыннан чыга
Фото: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов ТР мөселманнары Диния нәзарәте республиканың сәнәгать предприятиеләренең хезмәткәрләр өчен хәләл туклану оештыруга бәйле мөрәҗәгатьләрен хуплавын белдерде.

Бу хакта ул ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында узган Татарстан предприятиеләрендә «Хәләл» туклану системасын кертүгә багышланган «Татарстан предприятиеләрендә хезмәткәрләр өчен туклануны оештыруда хәләл стандартларын кертүнең төп аспектлары» темасына багышланган түгәрәк өстәлдә сөйләде.

«Татарстанда хәләл индустрия үсеше бик зур дәрәҗәгә җитте, бүген хәтта җитештерү предприятиеләре хезмәткәрләре өчен дә туклануны оештыруда хәләл стандартларын кертү мәсьәләсе куела. Димәк, ислам кануннарын үтәү һәм хәләл яшәү рәвеше темасы акрынлап гаилә традицияләре кысаларыннан чыга башлады һәм тулы бер җитештерү коллективлары масштабына кадәр үсте», – дип ассызыклады ул.

Илфар хәзрәт Татарстан оешмаларында хәләл туклану тәкъдим итү өчен барлык мөмкинлекләр да булуын искәртеп узды.

«Икътисад кануннары буенча, әгәр ихтыяҗ бар икән, димәк, тәкъдим дә булачак. Хәләл индустриясе моңа ачык дәлил. Татарстан җитештерү коллективларында, предприятиеләрдә хәләл туклану тәкъдим итү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, монда хезмәт күрсәтү, интеллектуаль, финанс мөмкинлекләр керә. Бу – компанияләрнең үз хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре турында кайгырту чаралары. Без предприятиеләрнең игътибары мөселман эшчеләренең мәнфәгатьләренә дә юнәлгәнлеген күрәбез», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot