news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илфар Кәримов: Бүгенге көндә җырларга теләүчеләр, җыр яздыручылар күбәеп китте

«Болгар радиосы» – татар эстрадасында гөрләп эшли торган радиостанция. «Болгар радиосы» директоры Илфар Кәримов бүгенге көндәге җырчылар һәм җырлар турындагы фикерләрен әйтте.

Илфар Кәримов: Бүгенге көндә җырларга теләүчеләр, җыр яздыручылар күбәеп китте
Фото: «Татар-информ»

«Популяр җырчыларның композицияләре хәзер югары дәрәҗәдә яздырыла. Гадәттә, аларның барлык җырлары да сайланып алына. Әмма бүгенге көндә җырларга теләүчеләр, җыр яздыручылар да күбәеп китте. Аларга артист тормышы җиңел кебек тоеладыр. Менә җыр табам да, аны берәр ничек яздырам да, радио эфирында яңгыратам һәм популяр булам, дип уйлый күпләр. Артист булырга кызыгучылар күп. Җырчылар бит яхшы машиналарда йөри, зур йортларда яши, гомумән, яхшы яши.

Бөтенесе дә түгел, әйе, әмма күбесе. Менә шушы байлыкны, уңайлыкны күреп, шоу-бизнеска тартылучылар күп. Иллюзия бит инде ул. Яхшы яшәр өчен, популяр артист булыр өчен, башта ныклап эшләргә кирәк шул. Без коллектив белән атна саен 30лап җыр тыңлыйбыз, һәм шуларның бер 10 проценты гына эфирга эләгә. Күбесенә «юк» дип әйтергә мәҗбүрбез, чөнки иң беренче чиратта сыйфатлы җырлар тыңлыйсы килә», – ди ул.

Илфар Кәримов белән Алинә Айдарова әңгәмәсен «Интертат» сайтында укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100