news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илфар хәзрәт Хәсәнов Татарстандагы мөселман яшьләре хәле күпкә яхшырак дип саный

"VI мөселман яшьләре форумының максаты - яшьләрнең җәмгыятьнең бер өлеше икәнен аңлату", - диде хәзрәт .

Илфар хәзрәт Хәсәнов Татарстандагы мөселман яшьләре хәле күпкә яхшырак дип саный
Ильнар Тухбатов
(Казан, 18 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов фикеренчә, Татарстанда яшәүче мөселман яшьләренең хәле, аларга булган мөнәсәбәт, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче мөселман яшьләренекеннән күпкә яхшырак. Бу хакта ул бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында белдерде. 
 
"Татарстанда яшәүче дин кардәшләребезгә, мөселман яшьләренә, Россиянең башка төбәкләрендә яшәгән дин кардәшләребезгә караганда, безнең хәлебез күпкә яхшырак, җиңелрәк. Әгәр егет яки кыз Ислам динен кабул итсә, ул дөньядан ваз кичкән, үз дөньясында гына яшәүче дип караучылар да бар. Әмма Ислам дине ул барыбызны да тигезләде. Ислам динендә дөньявилык һәм дин аерылмый, бергә алып барыла", - диде Илфар хәзрәт Хәсәнов. 
 
Аның фикеренчә, мөселман яшьләре, шундый ук яшьләр. Әмма алар диннең чикләреннән чыкмый. 
 
VI мөселман яшьләре форумының максаты дип, хәзрәт, яшьләрнең җәмгыятьнең бер өлеше икәнен аңлатуны, инандыруны атады. 
 
"Шундый форумнар хәзерге вакытта безгә бик кирәк. Без мөселман яшьләрен Россиядә генә түгел, аннан читтә яшәүче мөселманнарны киләчәктә берләштереп, Дөньякүләм арттырырбыз дигән өметтә калабыз", - дип белдерде Илфар хәзрәт Хәсәнов. 
 
  • 2015 елдан оештырыла торган мөселман яшьләре форумы быел алтынчы тапкыр үткәрелә. Чараны кыш һәм җәй айларында уздыралар. Анда 18-35 яшьлек мөселман егетләре һәм кызлары катнаша ала. 
 
Быелгы форумга чит илләрдән дә катнашучылар килүе көтелә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100