news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илфар хәзрәт Хәсәнов хәрби хезмәтнең мең көн буе кылган гыйбадәттән хәерлерәк булуын әйтте

Татарстан мөфтие урынбасары сүзләренчә, ир-ат, әти-әнисенең күңеле тыныч булсын, якыннары исән-имин яшәсен өчен, Ватан алдында хезмәт итәргә тиеш.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, булачак солдатларны хәрби хезмәткә озатып, бер еллык хәрби хезмәтнең мең көн буе кылынган гыйбадәттән күркәмрәк булуын аңлатты. Бу хакта ул бүген Казанның “Патриот” спорт-патриотлык үзәгендә узган тантаналы чарада, солдатларны җаваплы хезмәткә озатканда әйтте. 

“Мөхтәрәм ир-атлар! Егетләр түгел инде сез, атлы да, ирле дә булдыгыз. Сез илебез өчен бәяләп бетермәслек хезмәт күрсәтергә - Ватанны сакларга әзерләнәсез. Ватан ул – без туып-үскән, яшәгән җир, ул әти белән әни, туганнарыбыз, якыннарыбыз. Рәсүлебез (с.г.в.): “Ватанны сөю иманыгызны ныгытыр”, - ди. Безнең бурыч - Ватаныбызны дошманнардан, залимнәрдән саклау”, - диде хәзрәт.

Илфар хәзрәт Хәсәнов сүзләренчә, ир-ат, әти-әнисенең күңеле тыныч булсын, якыннары исән-имин яшәсен өчен, Ватанга хезмәт итәргә тиеш.

“Пәйгамбәребез: “Бер сәгать сакта тору мең көн буе кылган гыйбадәткә караганда да хәерлерәктер”, - ди.

Сез - безнең терәгебез. Күркәм сабырлык телим сезгә. Бөтен эштә сабырлык кирәк. Авырлыкны алыштыручы җиңеллек, һичшиксез, киләчәк. Сезгә көч, куәт, саулык-сәламәтлек телибез. Бер ел тиз арада узып, яшәгән Ватаныгызга, әти-әниегез янына әйләнеп кайтырга насыйп итсен Аллаһы Тәгалә, - диде Татарстан мөфтие урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100