news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илфар Хәлимуллин: “Казан Универсиадасына кадәр комарлы уен салоннары бетереләчәк”

“Уен салоны” операциясе озайтылган, чөнки Әлмәт, Яшел Үзән, Чистайда берничә, ә Казанда 107, Чаллыда 35 шундый салон иркенләп эшчәнлеген дәвам иттерә

(Казан, 31 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан күләмендә март ае буена үткәрелгән “Уен салоны” операциясе төгәлләнде, ләкин, кайбер шәһәрләрдә операция тагын бер айга озайтылды.

Шул хакта аңлатма бирү өчен, бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Казанның Совет районы эчке эшләр бүлегендә журналистларны җыйды. Министрлыкның Кулланучылар базары өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш һәм административ җәзаларны үтәтү буенча үзәге җитәкчесе Илфар Хәлимуллин игълан иткәнчә, операция башланганчы, республикада 500дән артык уен салонында Интернетка тоташтырылган персональ компьютерлар, уен терминаллары һәм автоматлары кулланып комарлы уеннар оештырылган. Шуларның күбесе Казанда – 334 һәм Чаллыда – 97. Әлеге максатчан чара барышында шушы уен урыннарының эшчәнлекләре 359 тапкыр туктатылып, барлыгы 26 млн. сумга бәяләнгән 4 меңләп уен җиһазы тартып алынса да, “бер куллы бандитлар” дип халык арасында яман аты таралган уен бизнесына әлегә нокта куелмаган. Чөнки Әлмәт, Яшел Үзән, Чистайда берничә, әмма Казанда 107, Чаллыда 35 шундый салон иркенләп эшчәнлеген дәвам иттерә. Шуны исәпкә алып, эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров ул шәһәрләрдә операцияне дәвам иттерүне йөкләгән. “Элек андый компьютерларның платаларын гына ала идек, ләкин янә 2-3 мең сумлык плата алып куюы алар өчен берни түгел, чөнки бер төндә 150 мең сумлап табыш алалар”, - ди Кулланучылар базары өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш һәм административ җәзаларны үтәтү буенча үзәге җитәкчесе.

1-30 март эчендә административ хокук бозу турында комарлы уеннар оештыручы һәм вазифаи затларга карата 321 протокол төзелгән, 6 җинаять эше кузгатылган. Прокуратура органнарына 158 материал җибәрелгән, ләкин шуларның 8е буенча гына эшчәнлекләре законлы түгел дип табылган. Аларның уен җиһазларын, компьютерларын тартып алу суд хәл итә, гадәттә, компьютерлар тиешле тәртипкә китерелеп балалар йортларына тапшырыла, диде И.Хәлимуллин. Бер яптырганнан соң янә уен салоннары ачылып, законга каршы эш алып барылуын хокук сакчысы гамәлдәге федераль законнарда “бушлык”лар булуы белән аңлата. “Без, үз чиратыбызда, комарлы уеннар оештырган өчен җаваплылыкны катгыйлату буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексына һәм Административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Дәүләт Советына тәкъдимнәребезне тапшырдык”, - дип белдерде ул.

Искәртеп үтәбез: “Комарлы уеннар оештыру һәм уйнату буенча эшчәнлекне дәүләт тарафыннан җайга салу турында”гы Федераль законда каралганча, 2009 елның 1 июленнән башлап, Россия Федерациясе буенча уен салоннары эшчәнлеге нибары 4 махсус зонада гына калдырылган һәм ул исемлектә Татарстан юк: Алтай һәм Приморье крайлары, Калининград өлкәсе, Ростов өлкәсе белән Краснодар крае территорияләренең бер зонага берләштерелгән өлешләре.

Кама Аланында ябылган уен салоннарыннан җиһазлар бөтен республика буенча таралган, район эчке эшләре бүлекләрендә алар әллә никадәр тупланган. Ничек кенә булмасын, Казан Универсиадасына кадәр комарлы уен салоннары бетереләчәк, дип вәгъдәләде Илфар Хәлимуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot