news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илфан Бикмаев Халыкара астрономия көнендә күренекле татар астрономнарын атады

2019 елда Нәүфәл Ризванов исеме Кояш системасы астероидларының берсенә бирелгән.

Илфан Бикмаев Халыкара астрономия көнендә күренекле татар астрономнарын атады
Солтан Исхаков

(Казан, 2 май, «Татар-информ», Назлыгөл Мәсәлимова). 2 май - Халыкара астрономия көнендә КФУның астрономия һәм космик геодезия кафедрасы мөдире, физика-математика фәннәре докторы Илфан Бикмаев астрономия өлкәсенә өлеш керткән татарларны атады.

«Астрономия өлкәсендә күренекле татар шәхесләре Шәүкәт Хәбибуллин, Нәүфәл Ризванов, Ким Шакиров, Артур Загидуллин, Наил Сәхибуллин, Рәшид Сюняевларны әйтергә мөмкин», — дип сөйләде Илфан Бикмаев.

«Шәүкәт Хәбибуллин Айның орбиталь хәрәкәтенең иң төгәл теориясен эшләде, Нәүфәл Ризванов Казан университеты телескопларында йолдызларның, планетаның, Кояшның һәм Айның күпсанлы астрометрик күзәтүләрен башкарды», — дип искә алды ул.

Ул 2019 елда Нәүфәл Ризванов исеме Кояш системасы астероидларының берсенә бирелгәнлеген искәртте.

«Наил Сәхибуллин, ТР ФА академигы, КФУның астрофизика һәм космик геодезия бүлеге җитәкчесе, Казанда РФ нең „йолдызлы атмосфералар физикасы“ әйдәүче фәнни мәктәбен оештырды», — дип сөйләде Илфан Бикмаев.

Галим астрономия көнендә күктә ни күреп булачагын әйтте. «Кич белән, теләүчеләр булса, көньяк-көнбатышта Венера планетасын күрә алалар. Иртәнге якта күктә Юпитер, Сатурн, Марс балкыячак», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100