news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илфак Шиһаповның "Кеше эзлим" китабы чыгу уңаеннан матбугат конференциясе була

"Татар-информ"дагы матбугат конференциясенә китапны басмага әзерләүчеләр һәм Илфак Шиһаповның якыннары чакырыла.

Илфак Шиһаповның "Кеше эзлим" китабы чыгу уңаеннан матбугат конференциясе була

(Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 24 сентябрьдә, 11:00 сәгатьтә  "Татар-информ" агентлыгы Илфак Шиһаповның "Кеше эзлим" дип аталган китабы басылып чыгу уңаеннан матбугат конференциясе уздыра.

Матбугат конференциясенә китапның төзүчесе, "Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин, язучы Марат Кәбиров, җырчы Илсөя Бәдретдинова, Илфак Шиһаповның кызы Зәринә Шиһапова чакырулы.

Матбугат конференциясен онлайн карап булачак. Карау өчен сылтама - https://tatar-inform.tatar/internet-tv/400/.

news_right_1
news_right_2
news_bot