Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илфак Шиһапов үзенең авыруы турында февраль аенда ук әйткән
Бу турыда ул дусты, коллегасы Лилия Сөнгатуллинага язган.
(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Илфак Шиһапов сәламәтлеге начар булуы турында февраль аенда ук әйткән булган. "Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә аның дусты һәм коллегасы, журналист Лилия Сөнгатуллина шул хакта белдерде.
Бүген язучы, җырчы, продюсер Илфак Шиһапов Казандагы фатирында вафат булды.
Лилия Сөнгатуллина Илфак белән күптәннән таныш булуын әйтте. "Әле мин “Татарстан яшьләре”ндә эшләгәндә дә читтән торып яза иде. Күп кенә мәкаләләр җибәргәләде. Соңнан ул Илсөя (җырчы Илсөя Бәдретдинова - ТИ) белән Казанга күченеп килде. Казанда ул мәкаләләр язуын дәвам итеп, бер үк вакытта җырлар яза башлады, продюсерлык белән шөгыльләнде. Казанга күченгәч, ул үзенең хыялларына чумды. Ул, гомумән, хыялыйрак кеше булды. Хыяллары артып китә дә, кинәт кенә сүрелә торган кеше. Хисле кешеләр алар шундый буладыр да”, - диде Лилия Сөнгатуллина.
Лилия Сөнгатуллина Илфак Шиһаповның үлемен аның хисле, эмоцияле кеше булуы белән бәйли: “Ул көчле кеше иде. Мин аңа шакката идем. Үзендә ихтыяр көче булган кеше генә 40 килограммга ябыга ала. Бер яктан ул шундый нык кеше булса, икенче яктан тәмәкедән арына алмады. Бәлки, Илсөя белән аерылу да аның күңелен җәрәхәтләгәндер. Мәхәббәт бит ул кешене аягыннан да ега ала”, - диде ул.
Илфак Шиһапов үзенең авыруы турында февраль аенда ук әйткән булган.
“Без Илфак белән инде шактый вакыт якыннан аралашмаган идек. Соңгы тапкыр язышканда да ул ничектер башкачарак язышты. Газетаң чыгамы дигән сорауга “чирләп киттем әле”, - дип язган. Мөрәҗәгать белән язган хатыма да “шалтыратырмын”, - дигән. Димәк, аның сөйләшерлек хәле булмаган”, - дигән фаразларын әйтте Лилия Сөнгатуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз