news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илфак Шиһапов туган авылында җирләнде

Лениногорск районының "Заман сулышы" газетасыннан фоторепортаж.

(Казан, 1 июнь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Кичә, 31 май көнне, журналист, продюсер, күпсанлы җырлар авторы Илфак Шиһапов туган ягында - Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында җирләнде. 

"Аны җирләргә республикабызның танылган артистлары, җырчылары, журналистлары гына түгел, Самара, Башкортстан якларыннан да дәрәҗәле кешеләр, шул исәптән Фән Вәлиәхмәтов та кайткан иде. Бөтенесе аны киң күңелле, туры сүзле журналист һәм тарихчы, продюсер буларак искә алды. Татар халкы өчен бу зур югалту булуын билгеләделәр.



Күп еллар "Заман сулышы"нда бергә эшләгән хезмәттәшебезнең үлемен без дә бик авыр кичердек. Ул безнең күңелләрдә эчкерсез, һәрвакыт эзләнүчән, ярдәмчел кеше булып һәрвакыт сакланыр. Елмаюлы йөзе күз алдыбыздан китмәс. Авыр туфрагың җиңел булсын, Илфак! Якыннарына Ходай сабырлык бирсен", - дип яза басма. 

"Шәһри Казан" газетасы баш редакторы Гөлнара Сабирова

Заман сулышы" мөхәррире Алсу Миңнебаева

Продюсер Рифат Фәттахов

Классташы

news_right_1
news_right_2
news_bot