news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илфак Шиһапов белән хушлашу иртәгә "Шәһри Казан" газетасы редакциясендә була

Хушлашу 9 сәгать 30 минутта башланачак, Казандагы адрес: Чистай урамы, 5 нче йорт.

 (Казан, 30 май, "Татар-информ"). Журналист, продюсер, җырлар авторы Илфак Шиһапов белән хушлашу иртәгә, 31 майда,  9 сәгать 30 минутта "Шәһри Казан" редакциясендә булачак, дип хәбәр ителә газетаның рәсми сайтында. Редакциянең адресы - Чистай урамы, 5 йорт. 

Мәрхүмне туган авылы Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында җирлиләр.

Татар журналисты, язучы, продюсер, публицист, җырлар авторы Илфак Шиһапов бүген иртән Казанның Бондаренко урамындагы фатирында вафат булган. Аңа 49 яшь иде. Үлеменең сәбәбе әлегә билгесез.

Илфак Шиһапов Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында дөньяга килә. Журналист буларак 90нчы елларда "Татарстан яшьләре" газетасы белән хезмәттәшлек иткәндә таныла. Соңрак Илфак Шиһапов шаян хикәяләр һәм социаль темаларга шигырьләр иҗат итә башлый. Продюсер буларак җырчы Илсөя Бәдретдинованы таныткан шәхес, җырлар авторы. Соңгы елларда җырчы Айсылу Габдинова белән эшли, "Ленинград" төркеменең "Экспонат" җырының татар версиясе ("Алабута") авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100