news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илфак Хафизов студент кызларның мәхәббәт шигырьләреннән эксперименталь спектакль куйган

Спектакль – КФУның “Мизгел” яшьләр театры белән “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсенең уртак проекты.

Илфак Хафизов студент кызларның мәхәббәт шигырьләреннән эксперименталь спектакль куйган
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Наилә Исхакова). Актёр, режиссер һәм “Болгар” радиосы алып баручысы Илфак Хафизов КФУда татар студент кызларының шигырьләреннән торган эксперименталь спектакль куйган. Ул “Татар-информ”га әйткәнчә, әлеге спектакль – яшь шагыйрәләрнең иҗатын күрсәтү.

Спектакльнең эчтәлегендә шагыйрә кызның хис-кичерешләре, уй-борчулары сурәтләнгән. Төп героиня мәхәббәт, яшәү мәгънәсе, тәүбәгә килүгә бәйле сорауларга җавап эзли. Аның уйлары я рухи югарылыкка күтәрелә, я түбәнчелеккә төшә.

Илфак Хафизов: “Без – КФУның “Мизгел” яшьләр театры – бу спектакльне “Әллүки” иҗат берләшмәсе белән бергәлектә куярга булдык. “Әллүки”челәр язган шигырьләрне сәхнәләштердек”, - диде.

Актёр яшь язучылар иҗаты белән таныштыру, яңа исемнәрне таныту өчен алга таба да студентлар белән спектакльләр куелачагын әйтте.

“Минем тагын бер максатым бар – әдәбият дәреслекләрендәге классик әсәрләрне сәхнәләштерү. Мәсәлән, Әмирхан Еники әсәрләрен куярга хыялланам”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100