news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илеш районында «Галиҗәнәп чәй» библиофуршетын оештырганнар

Илеш районында «Галиҗәнәп чәй» библиофуршетын оештырганнар
"Маяк"

Башкортстанның Илеш районы Тәҗәй авыл китапханәсендә чәй традицияләренә багышланган чара узган. Бу хакта «Маяк» сайтында Энҗе Гыйлманова яза.

Чарада Кужбахты урта гомуми белем бирү мәктәбенең VIII сыйныф укучылары һәм «Ахирәтләр» клубы әгъзалары катнашкан.

Чәйнең килеп чыгышы, ничек үстерелүе, Европа һәм безнең илгә ничек килеп чыгуы, шулай ук Европа телләрендә ни өчен төрлечә аталуы турында катнашучыларга китапханәче һәм чакырылган кунаклар сөйләгән. «Чәй» тематик өстәле һәм «Галиҗәнәп чәй» библиофуршеты да оештырганнар.

«Безнең тирәдә үсүче шифалы үләннәр» темасына китапларга мәгълүмати күзәтү үткәрелде. Чара милли татар таба ашлары - тәбикмәк һәм бәлеш белән сыйланып, чәй эчү белән тәмамланды»,— дип яза чыганак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100