news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай – мәңгелек” шәһәр конкурсына йомгак ясалды

Иҗади конкурс “Тукай шигыре”, “Һәвәскәр язучы”, “Сәхнәләштерү” номинацияләре буенча бәяләнде

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янындагы Габдулла Тукай һәйкәле төбендә бүген Шигърият бәйрәме башланыр алдыннан Казан мәктәпләре укучыларын бүләкләү тантанасы булды.

Шул рәвешле, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе оештырып үткәргән “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай – мәңгелек” дип аталган укучыларның шигырь конкурсына йомгак ясалып, аның җиңүчеләре игълан ителде һәм дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Мәгариф идарәсенең баш белгече Рәйханә Баһавиева биргән белешмә буенча, иҗади конкурс “Тукай шигыре”, “Һәвәскәр язучы”, “Сәхнәләштерү” номинацияләре буенча кече (башлангыч сыйныф укучылары), урта (5-8 сыйныфлар), өлкән (9-11 сыйныфлар) төркемнәр арасында – барлыгы 3 яшь төркеменә бүлеп бәяләнгән.

Кече төркемнәр арасында А.Алиш исемендәге Балалар иҗаты сараеннан Алия Алиева Габдулла Тукай шигырен иң оста башкаручы, 159 нчы лицейдан Илсинә Фарукова үзе тезмә әсәр язучы, 17 нче гимназия укучылары әсәрне сәхнәләштерүчеләр буларак конкурста беренче урыннарга лаек дип табылган, шул ук тәртиптә урта төркемнәрдән 1 нче гимназия укучысы Булат Фәсахов, 11 нче гимназиядән Раил Гобәйдуллин, 78 нче мәктәп һәм “Олимп” балалар иҗаты үзәгенең “Сәйяр” труппасы, ә инде өлкән төркемнәрдән 4 нче гимназия һәм “Заречье” балалар иҗаты үзәгеннән Рәхим Юнысов, КДУ карамагындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицейдан Рания Сабирова, 16 нчы гимназиядән Зөлфия Гарифуллина белән Ринат Фатыйхов җиңү яулаган. 


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100