news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдус Зиннуров: Пьеса сайлаганда безнең таләпләр бик югары

"Әкият" курчак театры авторлар буенча эталон итеп Зөлфәт пьесасын саный.

Илдус Зиннуров: Пьеса сайлаганда безнең таләпләр бик югары
Михаил Захаров

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Әкият” татар дәүләт курчак театры драматургия буенча үзенең эталоны итеп шагыйрь Зөлфәтнең пьесаларын саный. “Зөлфәт әсәрләрен куйганда, без драматургия планкасын бик югары күтәрдек һәм шуннан түбән төшә алмыйбыз”, - диде “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә театрының баш режиссеры Илдус Зиннуров.

Илдус Зиннуров театрда драматургия проблемасының кискенлеген җиткерә. “Безгә хан кызы турында бер пьеса алып килделәр. “Сез Зөлфәтнең “Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә” спектаклен караган идегезме?” дип сорыйм. “Мин Зөлфәт кадәр яза алмыйм”, - ди автор. “Ә без шуннан начарракны кабул итә алмыйбыз”, - дим. Без һәрвакыт талантлы авторлар белән генә эшләдек”, - ди ул.

Илдус Зиннуров балалар өчен пьесаны бөтен кеше дә яза алмавын әйтә: “Балалар өчен хәтта бик талантлы авторларның да бөтенесе яза алмый”, - ди ул.

Соңгы елларда “Әкият” курчак театры шагыйрьләр Ркаил Зәйдулла һәм Рүзәл Мөхәммәтшин пьесалары буенча спектакльләр чыгарды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100