news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдус Заһидуллин 1897 елгы җанисәпнең татарларга нинди проблемалар тудыруын сөйләде

Тарихчы Илдус Заһидуллин сүзләренчә, 1897 елда хастаханәләр, яңа мәктәпләр ачуны халык хупламаган.

Илдус Заһидуллин 1897 елгы җанисәпнең татарларга нинди проблемалар тудыруын сөйләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Тарихчы Илдус Заһидуллин «Яңа Гасыр» телеканалында бара торган «Таяну ноктасы» тапшыруында 1897 елгы җанисәпнең татарларга төрле яссылыктагы проблемалар тудыруын турында сөйләде.

Тарихчы фикеренчә, халык һәр яңалыктан үзенә зыян көткән. «Хакимият күптөрле эшләр башкарган. Әмма бу җанисәптән дә халык үзенә зыян көткән. Әлбәттә, иң зур төркемнәр каршы чыккан. Хакимият җанисәп кәгазьләрен удмурт, чуваш, мари һәм татар телләренә тәрҗемә дә иткән. Анда татарларга проблема тудырган сүзләр булган», — дип сөйләде ул.

«Җанисәпнең файдасын күрсәтү өчен хакимият, табиблар санын алгач, яңа даруханәләр, яңа хастаханәләр, балаларның санын алгач, яңа мәктәпләр ачарга кирәк булачак дип язган. Милли үзаңга да шулай тәэсир иткәннәр. Тик халык: „Безне алдарга җыенмыйлармы?“ — дип борчыла. Бу сорау, әлбәттә, бик урынлы булган», — диде тарихчы.

Илдус Заһидуллин халыкның нигә борчылуын да искәртеп үтте. «Әгәр дә яңа хастаханәләр ачалар икән, земство салымнары артачак. Аны бит халык түләгән. Аннары һәр татар авылында мәктәп-мәдрәсә бар, ул мәктәп нәрсәгә кирәк? Димәк, ул мәктәпләрдә рус классын ачып, безнең балаларны мәҗбүри русча укытачаклар дип уйлый халык», — дип аңлатты ул.

Илдус Заһидуллин шулай ук 1897 елгы җанисәпнең үзенчәлекләрен дә әйтеп үтте. «Элеккеге җанисәптән аермалы буларак, анда бернинди фискаль бурычлар куелмаган. Хәтта кеше ялганласа, җавап бирергә теләмәсә, аны җинаять җаваплылыгына тартмаганнар. Шулай ук, элек халык санын хокук саклау органнары алган булса, бу елны хакимият беренче тапкыр укый-яза белгән җәмәгатьчелеккә таянган», — диде тарихчы.



Галерея: "Таяну ноктасында" 1897 елгы җанисәп турында сөйләштеләр
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100