Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илдус Шаһиев белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле булды
«Татмедиа» АҖ филиалы – «Минзәлә-информ» редакциясе җитәкчесе, «Минзәлә» газетасы баш мөхәррире Илдус Шаһиев белән хушлашу иртәгә, 19 октябрьдә, 11 сәгатьтә Минзәлә шәһәренең Бәхетле урамындагы 69 йортта була.
Илдус Шаһиевның вафат булуы турында бүген медиахолдингның матбугат хезмәте хәбәр итте. Аңа 65 яшь иде.
Медиакомпаниядә билгеләп үтүләренчә, акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге һәм коллективы бу хәбәрне тирән кайгы белән кабул итте. Шаһиев күп еллар журналист булып эшләде, күп кенә хезмәттәшләре өчен фидакарь хезмәт итү үрнәге булды. Ул үзен яхшы җитәкче һәм актив җәмәгать эшлеклесе буларак күрсәтте, һәрвакыт үз эше һәм редакциясе үсеше белән мавыкты, Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә сизелерлек өлеш кертте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз