news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдус Насыйров Татарстанның Төзелеш министры урынбасары итеп билгеләнде

Илдус Насыйров министрлыкта эксплуатацияләү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы программаларын тормышка ашыру идарәсен җитәкләгән иде.

Илдус Насыйров Татарстанның Төзелеш министры урынбасары итеп билгеләнде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”). Илдус Насыйров Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары итеп билгеләнгән. Бу хакта “Татар-информ” чыганаклары хәбәр итте.

Насыйров әлеге вазифаны 23 июльдән башкара. Элек ул министрлыкта эксплуатацияләү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы программаларын тормышка ашыру идарәсен җитәкли иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot