Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Илдус Нәфыйков Марий Эл Республикасы прокуроры итеп билгеләнде
Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Марий Элда күзәтчелек ведомствосын җитәкләячәк. Татарстанның яңа прокуроры Альберт Суяргулов булачак. Бу хакта бүген Федерация Советының 551 нче утырышында Конституция законнары һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас белдерде.
Исегезгә төшерәбез, Илдус Нәфыйков 2013 елда Татарстан прокуроры итеп билгеләнде – ул 13 ел дәвамында күзәтчелек ведомствосын җитәкләгән Кафил Әмиров урынына килде.
63 ел гомеренең 40 елын Илдус Нәфыйков прокуратурага багышлый.
1995-1996 елларда ул Чаллы прокурорының башта урынбасары, ә аннары беренче урынбасары булып эшли. 1996 елда Илдус Нәфыйков Түбән Камада күзәтчелек ведомствосын җитәкли.
2000 елда Чаллы прокуроры була, ә 2007 елдан 2013 елга кадәр Казан прокуроры вазифасын башкара.
2013 елның сентябреннән Татарстан Республикасы прокуроры вазифасына билгеләнә. 2018 елда Россия Президенты Владимир Путин Нәфыйковның вәкаләтләрен 2023 елга кадәр озайтты. Шулай итеп, бу көздә Илдус Нәфыйковның икенче биш еллык вәкаләтләре вакыты тәмамлана.
Россия Президенты тарафыннан Россия Федерациясе субъектлары прокурорлары вазифасына тәкъдим ителгән кандидатураларны карау нәтиҗәләре буенча, бүген Илдус Нәфыйков Марий Эл Республикасы прокуроры вазифасына кулай дип табылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз