news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдус Нәфыйков: «Түрә коррупционерлар өчен – төрмә, вак-төяк алучыларга – кисәтү»

Татарстан Республикасы прокуроры көнкүрештәге коррупция белән көрәш стратегиясен тәкъдим итте.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстанда үткәрелгән социологик тикшеренүләр нәтиҗәсе республикада коррупциягә каршы климатның бераз стабильләшүен дәлилләгән. Бу хакта ТР прокуроры Илдус Нәфыйков бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә ТРда коррупциягә каршы координацион Комиссия утырышында җиткерде.

«Коррупцион вәзгыятькә таручылар саны кимеде. Коррупция очраклары азайды дип санаучылар саны артты. Бу исәТатарстанда коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру белән бәйле,– дип хәбәр итте республика прокуроры. – Күптән түгел Генераль прокуратура сайтында басылган рейтинг буенча Татарстан коррупция белән көрәшүдә алдынгы позициядә».

Коррупция очраклары белән очрашып, вәкаләтле органнарга хәбәр итүче респондентлар саны да кимегән. Кешеләр гаеплеләрнең үз җәзасын аласыларына ышанмыйлар. «Без бу тенденцияне игътибар белән анализларга тиешбез, төп сәбәпләрен ачыклап, җәмәгатьчелекне “халык контроле” һәм башка электрон коммуникация чаралары аша хәбәр итүне көндәлек гади эш кебек кабул итүләрен булдырырдай комплекслы чаралар булдырырга тиешбез», – дип ышаныч белдерде Илдус Нәфыйков.

«Көнкүрештәге зур булмаган һәм шактый таралган ришвәтләр очрагы бүген 45 процентлап. Ачыкланган 40 процент коррупция җинаятьләре сәламәтлек һәм мәгариф тармагына туры килә. Әмма мин шундый чагыштыру китерер идем: 1 процент – көнкүреш коррупциясе, 99 процентта – югары даирәдәгеләр коррупциясе. Күпчелек очракта коррупция белән көрәш көнкүрештәге коррупцияне ачу булып кала. Шунлыктан ике стратегия булырга тиеш: югары даирәдәге коррупционерга – төрмә, ә көнкүрештәгеләргә – профилактика һәм аңлату эшләре».

Коррупция фактлары белән генә түгел, аны китереп чыгаручы шартлар белән дә көрәшергә кирәклеген җиткерде прокурор. Һәм бу медицина һәм мәгариф системасына гына түгел, ә барлык өлкәләргә дә кагыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100