news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдус Нәфыйков: “Кешеләр үз прокурорын йөзеннән танырга тиеш”

Татарстан прокуроры гражданнарның мөрәҗәгатьләренә ваемсыз мөнәсәбәткә юл куелырга тиеш түгеллеген әйтте.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карауга узган елда Татарстан прокуратурасы аеруча зур игътибар биргән. Бу хакта ведомствоның коллегия утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков белдерде.

“Хакимият органыннан эчтәлексез җавап алган очракта, гражданин дәүләт аппаратының нәтиҗәсез эшләве турында нәтиҗә чыгара. Шуңа күрә узган елда без бу проблемага аеруча игътибар юнәлттек”, - дип ул тискәре бер мисалга тукталды.

“Бер гражданин җир биләмәсен законсыз яулап алу мәсьәләсе буенча Росреестр идарәсенә өч тапкыр мөрәҗәгать итә. Бу сорау турыдан-туры шул ведомствога карый. Закон бозучы турында төгәл мәгълүмат бар. Бу фактка чик куюга вәкаләтләр дә бар. Әмма аңа да карамастан, беренче ике мөрәҗәгать идарә башлыгы урынбасары Костин тарафыннан хокук бозучыны ачыклау өчен полициягә юллана, ә өченче мөрәҗәгатькә, бертөрле шикаятьләрнең күпсанлы булуы аркасында, бу хакта язуны туктату турында җавап кайтарыла. Бу ачу чыгаргыч факт! Әлбәттә, түрәгә карата административ җәза чарасын күрдек”, - дип, Илдус Нәфыйков узган елда закон бозуның 1070 очрагы ачыкланганын белдерде. 560 вазифаи зат дисциплинар һәм административ җаваплылыкка тартылган. Ул Транспорт, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыкларында, Социаль иминият фонды бүлегендә, Дәүләт торак инспекциясендә, төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә, кадастр палатасында закон бозулар теркәлгәнен әйтте.

“Гражданнарның хокуклары бозылуга юл куймаячакбыз. Алга таба бүлек башлыкларын гына түгел, ә министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыкларын җавапка тартуга күчүне таләп итәм. Прокурорларга зур чараларга барырга, гражданнар җыенында активрак катнашырга, халыкка якынрак булу кирәк. Кешеләр үз прокурорын йөзеннән танырга тиеш”, - дип белдерде Илдус Нәфыйков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100