news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдус Нәфыйков күп прокурорлар министрларны җаваплылыктан коткарып калуын әйтте

Татарстан прокуроры сүзләренчә, алга таба мондый хәлләр кабатланырга тиеш түгел.

Илдус Нәфыйков күп прокурорлар министрларны җаваплылыктан коткарып калуын әйтте
архив/Рамиль Гали

(Лаеш, 18 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков күп кенә прокурорларның йомшак булуын һәм министрларны җаваплылыктан коткарып калуларын әйтте. Бу фикерен ул гражданнарның мөрәҗәгать итү кануны буенча уздырылган Татарстан Республикасы Президиумы утырышында сөйләде.

“Күп кенә прокурорларыбыз “яхшылык эшли”. Ачыктан-ачык әйтим, без кайбер район башлыкларын, министрларны административ җаваплылыктан, хурлыктан коткарган идек. Әмма җаваплылыкны үзебезгә ала идек. Алга таба бу кабатланырга тиеш түгел”, - диде ул.

Илдус Нәфыйков прокурорларның канун үтәлүенең катгый контрольдә тотарга кирәклегенә басым ясады. “2018 елда шундый очрак 40 иде, әле июнь ае гына, тик быел инде 150 очрак теркәлгән”, - дип билгеләп үтте ул.

Татарстан прокуроры барлык прокурорларга да эшләрендә тәртип урнаштырырга кушты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100