news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдус Нәфыйков гражданнар мөрәҗәгатен кабул итмәгәнгә чара катгыйланасын әйтте

"Гражданнар мөрәҗәгатен кабул итүдә җитәкчеләр үзләре дә хата ясый", - диде Татарстан прокуроры.

Илдус Нәфыйков гражданнар мөрәҗәгатен кабул итмәгәнгә чара катгыйланасын әйтте
архив/Рамиль Гали

(Лаеш, 18 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков гражданнар мөрәҗәгатен кабул итмәгән җитәкчеләргә карата чаралар катгый булачагын әйтте. Бу хакта ул гражданнарның мөрәҗәгать итү кануны буенча уздырылган Татарстан Республикасы Президиумы утырышында сөйләде.

Илдус Нәфыйков штраф кертү генә түгел, тагын да катгыйрак гамәлләргә күчәчәген кисәтте. Прокурор мондый очраклар тагын кабатланса, район прокурорларына кичекмәстән хәбәр итәргә һәм, таләп ителсә, җинаять өчен җаваплылыкка тартырга кирәклеген әйтте.

"Гражданнар мөрәҗәгатен кабул итүдә җитәкчеләр үзләре дә хата ясый. Әйтик, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Марданов өч мөрәҗәгатькә җавап бирмәгән. Бу – канунга каршы бару, аны үтәмәү”, - дип аңлатты прокурор.

Шулай ук, тикшеренү барышында Кукмара районында гражданнар мөрәҗәгате каралмаганлыгы, унике кеше гаризасы кире кагылганлыгы ачыкланган. “Монда да башкарма комитет җитәкчелеге аякка бастырылды”, - диде Илдус Нәфыйков.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100