news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдус Нәфыйков Чаллы шәһәренең яңа прокурорын тәкъдим итте

РФ Генераль прокуроры боерыгы нигезендә, юстиция өлкән киңәшчесе Дмитрий Ерпелев Чаллы прокуроры вазифасын башкарчак.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Илдус Нәфыйков шәһәр мэриясендә Чаллының яңа прокурорын тәкъдим итте. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

РФ Генераль прокуроры боерыгы нигезендә, юстиция өлкән киңәшчесе Дмитрий Ерпелев Чаллы прокуроры вазифасын башкарачак.

  • Дмитрий Ерпелев 1971 елда Казанда туган. 1993 елда ул Казан дәүләт университетын тәмамлап, 9251нче гаскәри частьтә прокурор ярдәмчесе булып эшли башлаган. 2001 елда әлеге частьне Татарстан Республикасының аерым режимлы объектларында законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү буенча Казан прокуратурасы итеп үзгәрткәннәр.

2011-2014 елларда Дмитрий Ерпелев Татарстан Республикасының аерым режимлы объектларында законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү буенча Казан прокуроры өлкән ярдәмчесе һәм урынбасар, шулай ук Сарман районы прокуроры урынбасары һәм Казанның Вахитов районы прокуроры урынбасары булып эшләгән. 2014 елның мартыннан Татарстан Республикасының аерым режимлы объектларында законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү буенча прокурор вазифасын биләгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100