news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдус Илишев татарлар мәнфәгатен яклап сүз әйтте

Илдус Илишев татарлар мәнфәгатен яклап сүз әйтте

(Уфа, 5 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан вице-премьеры, БР мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев Уфада журналистлар өчен матбугат очрашуы оештырды. Анда сөйләшү Башкортстанның Суверенлык турында декларация кабул итүенең 15 еллык юбилее һәм Республика көненә әзерлек хакында барды. Министр Башкортстанның соңгы 15 елда төрле өлкәләрдә ирешкән уңышлары хакында сөйләп, боларны “мөстәкыйльлек җимешләре” дип ассызыклады.

Гомумән, әлеге матбугат очрашуында Илдус Илишев 1990 елда Башкортстанда кабул ителгән Суверенлык турында декларациягә карата шактый күп фикерләре белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, шушы декларация Россияне тагын да киңрәк күләмдә таркалудан саклап калды. Бер үк вакытта Башкортстан белән Татарстан кебек көчле республикалар күбрәк ирек алды һәм үз сәясәтләрен эшләп, икътисадта зур уңышларга ирештеләр. “Соңгы елларда Россиядә “суверенитет” сүзе сүгенү кебегрәк кабул ителә башлады һәм күпләр Башкортстанның вәкаләтләреннән көнләшеп, аңа һөҗүмнәр ясый, - ди И.Илишев.- Әмма суверенлык ул – үз тормышыңны үзең кору дигән сүз генә. Беркем дә Россиядән аерылып чыгарга теләми. Соңгы вакытта Мәскәүдә дә моны аңлый башладылар һәм төбәкләргә күбрәк вәкаләтләрне кире кайтару турында сүз алып баралар”.

Илдус Илишев фикеренчә, Россияне бары тик чын федерализм гына коткара һәм үсеш юлына чыгара ала. Ә әлегә федерализм хакындагы сүзләр – Үзәк белән төбәкләрнең сүз көрәштерүеннән генә гыйбарәт.

БР мәдәният һәм милли сәясәт министры Россиядә чын милли сәясәтнең булмавын тагын бер кат искә төшерде. “Яхшылап эшләнелгән милли сәясәт тә, бу мәсьәләләр белән чын-чынлап шөгыльләнүче дәүләт структурасы да юк бездә”, - диде ул. Шушы мәсьәлә хакында сөйләгәндә Илдус Илишев татарлар мәнфәгатен яклап та сүз әйтте. “Менә Россиядә татарлар халык саны буенча икенче урында тора, - ди И.Илишев. - Ә нигә әле алар өчен бер федераль телевидение каналы ачмаска? Бик акыллы гамәл булыр иде бу. Милли мәсьәләләр гомум сүзләр белән түгел, ә тәгаен эшләр белән тормышка ашырылырга тиеш”.

Башкортстан Хөкүмәте башлыгы урынбасарының татарлар мәнфәгатен яклап чыгыш ясавы күңелле хәл, әлбәттә. Әмма менә шушы ук сүзләрне Башкортстанга карата да әйтеп булыр иде. Башкортстанда аерым татар телевидение каналы ачу да шарт түгел. Шул ук Башкортстан Юлдаш телевидениесендә татарча тапшырулар вакыты гына арттырылса да, республика татарлары бик канәгать һәм риза булыр иде. Ә әлегә алар татар телендә атнага нибары бер тапкыр “Рәйхан” исемле тапшыруны гына күрә ала. Аның да вакыты 20 минут кына. Мәскәүгә киңәш бирүе җиңел дә ул, ә менә үзеңдәге кимчелекләрне дә курыкмыйча әйтсәң, бөтенләй дә шәп булыр иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot