news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдус хәзрәт Фәизов: “Журналистларның Аллаһы Тәгалә, халык һәм җәмгыять алдында җаваплылыгы бик зур”

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов Казанның “Ностальгия” ресторанында дини тематиканы яктыртучы журналистлар катнашында ифтар мәҗлесе үткәрде.

(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Римма Гатина). ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов Казанның “Ностальгия” ресторанында дини тематиканы яктыртучы журналистлар катнашында ифтар мәҗлесе үткәрде. Очрашуга республиканың әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары редакторлары һәм журналистлары чакырылган иде.
Илдус хәзрәт Фәизов, мәҗлесне ачып җибәреп, биредә үзе күрергә теләгән кешеләр белән бергә булуын белдерде. Аннан соң Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләп үтте. Бу айда бәрәкәт килүен, ризыкларның артуын, яхшы мөнәсәбәтләр кора торган, белем ала торган, бер-береңә ихтирам хисләре тудыра торган ай булуын билгеләп үтте.
Мөфти, журналистларга мөрәҗәгать итеп, аларның дин әһелләре белән берлектә уртак эш башкаруларын: дин турында язуларын, хәбәр бирүләрен ассызыклап үтте. “Җәмгыятьнең тотрыклылыгын тәэмин итүдә безнең дә өлешебез бар. Журналистларның Аллаһы Тәгалә, халык һәм җәмгыять алдында җаваплылыгы бик зур”, - диде И.Фәизов.
“Рамазан аенда профессионаллар буларак та сыналабыз, - дип ассызыклап үтте ул. – Бер кечкенә генә хәбәр тынычлыкны бетерергә дә, дуслаштырырга да мөмкин. Без сезнең белән тарих язучылар – алдагы буыннар алдында җаваплылыгыбыз зур”.
Илдус хәзрәт Фәизов 26 августта республика күләмендә беренче тапкыр узачак ифтар мәҗлесенең Татарстанның бердәм булуын күрсәтә торган фактор булуын билгеләп үтте. “Киләчәгебез эшләребезгә бәйле. Әгәр җәмгыятьтә негатив бар икән, аны кеше төзәлерлек итеп күрсәтә белергә кирәк. Позитивны да шулай ук”, - дип белдерде мөфти.
Мәҗлестә шулай ук республика күләмендә беренче тапкыр узачак ифтар мәҗлесен оештыру турында - Мөселман эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Радик Гафуров, дини тематиканы яктыртуның үзенчәлекләре, Рамазан ае фазыйләтләре турында кайбер журналистлар чыгыш ясады.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot