news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдус хәзрәт Фәизов Рабигель-әүвәл (Мәүлид) ае башлану уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты

Бу ай – Аллаһы Тәгаләнең сөекле рәсүле, Ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд (с.г.в) дөньяга килгән ай. Шуңа күрә Рабигель-әүвәл Исламда әһәмиятле айларның берсе санала

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ). Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов Рабигель-әүвәл (Мәүлид) ае башлану уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты.

“Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде!
Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны да Рабигель-әүвәл ае башлануы белән ихластан котлыйм!

Бу ай – Аллаһы Тәгаләнең сөекле рәсүле, Ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд (с.г.в) дөньяга килгән ай. Шуңа күрә Рабигель-әүвәл Исламда әһәмиятле айларның берсе санала. Коръән ашлары, дини мәҗлесләр үткәрү, бергә җыелып Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтү, дога кылу – бу айның күркәм гадәтләреннән. Татарстан мәчетләрендә, мөселман уку йортларында, мөселманнар яшәгән һәр йортта бу матур дини йолалар гасырлар буе сакланып килә.

Рабигель-әүвәл аеның могҗизасы –Пәйгамбәребезнең (с.г.в) туган көне. Аны исламда Мәүлид дип атыйлар. Әлеге көн мөселманнарны изге, игелекле гамәлләр кылырга чакыра. Пәйгамбәребезнең (с.г.в) тормыш-яшәеше һәр мөселман өчен өлге, үрнәк булып тора. Ул үзенең кылган гамәлләре белән мөселманнарны сабырлыкка, ихласлыкка, рухи кыйммәтләрне сакларга чакырды. Аның тормыш юлы, һәр гамәле – яшәешебезнең нигезе. Пәйгамбәребезнең (с.г.в) һәр сулышы, һәр сүзе мөселманнар өчен аерым мәгънәгә, зур кыйммәткә ия. Ул кушканнарны үтәп, без рухыбызны гына чистартып калмыйбыз, ә әхлак югарылыгына ирешәбез, игелекле гамәлләребезне арттырабыз.

Барчабызга да Кыямәт көнендә Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкатенә һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в) шәфәгатенә ирешергә насыйп булса иде.

Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә һәрбарчабызга да иман ныклыгы, ике дөнья бәхете насыйп әйләсен иде. Барлык изге эшләребез һәм башлангычларыбыз да Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкате белән эшләнсә иде”, - диелә мөрәҗәгатьтә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100