news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдус Габдрахманов: Татарстанда чәчү эшләре уңышлы тәмамланды

Чәчү территориясе 2,8 миллион гектар җирне тәшкил иткән.

Илдус Габдрахманов: Татарстанда чәчү эшләре уңышлы тәмамланды
архив/Салават Камалетдинов, Рамиль Гали

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов Татарстанда чәчү эшләре уңышлы тәмамлануын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Чәчүлек структурасында зур үзгәрешләр юк. Гомумән, чәчү эшләре уңышлы һәм сыйфатлы үтте. Кыш айларында да җитди әзерлек эшләре алып барылган иде. Әлеге көндә кырларның торышы яхшы”, - дип бәяләде ул.

2019 елда көнбагыш, шикәр чөгендере, рапс һ.б. культураларны чәчү арткан. “Барлыгы 553 мең гектар чыкты. Чәчүлек компаниясе 25 миллиард сум тәшкил итте. Шуның зур өлешен минераль ашламалар алып тора, төрле саклау чараларына алты миллиард сум бүленеп бирелде”, - диде спикер.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot