news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдус Фазлетдинов: Матбугат калькалар белән чуарланган, ясалма телгә якынрак

Татар журналисты әйтүенчә, бүгенге матбугат замана укучысының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерми.

Илдус Фазлетдинов: Матбугат калькалар белән чуарланган, ясалма телгә якынрак
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Башкортстанда чыгучы “Тулпар” журналы мөхәррире урынбасары Илдус Фазлетдинов бүгенге татар матбугаты замана укучысының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндермәвен “Татар-информ”га биргән интервьюсында әйтте.

“Без язган әйберләр халык укырлыкмы соң? Мин бөтен зыялыларга, бөтен каләмдәшләремә, үз-үземә дә мөрәҗәгать итәм. Татарстан журналларын карап барам. Үпкәләштән булмасын, ләкин сугыштан соңгы чорда кешенең интегүле кичерешләрен тасвирлаган әсәрләр кемгә кызык хәзер? Замана яшьләренәме? Турысын әйтәм, яшермим: миңа, 70 нче еллар буыны кешесенә, алар кызык түгел. Аңлавымча, андый әйберләр яшьләрне бөтенләй кызыксындырмый”, – ди ул.

"Безнең тел гарәп-фарсы алынмалары белән артык катлауландырылган, ясалма телгә якынрак. “Башкортстанның икътисады тотрыклы үсеш юлыннан атлый” һәм шуның ише юлларны кем укый инде? Газета калькалары белән дөнья чуарланган, алардан котылу кирәк, әлбәттә. Гади генә бер сүз белән әйтеп бирерлек әйберләрне без бер җөмләгә сузабыз. Шулай ук журналистлар арасында редакторлау осталыгы кимегәннән-кими бара. Вузларда редактура буенча махсус курслар бетте", - ди Илдус Фазлетдинов.

Илдус Фазлетдинов каләмчеләр арасында редакторлау осталыгының кимегәннән-кими баруын искәртте.

Журналист халыкны туган телгә битараф булуда гаепләүдән арынып, аның зәвыгына, ихтыяҗына туры киләрдәй хезмәтләр тәкъдим итү кирәклеген искәртеп узды.

Илдус Фазлетдинов белән интервьюны “Интертат” сайтыннан укырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100