news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдус Фәсхетдинов татарстанлыларны Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән котлады

Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне традиция буенча октябрьнең соңгы якшәмбесендә үткәрелә

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Традиция буенча октябрьнең соңгы якшәмбесендә уздырыла торган Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне алдыннан, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов татарстанлыларның әлеге һөнәри бәйрәм белән котлады.
Котлауда:

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре!

Сезнең чын күңелдән һөнәри бәйрәм – Автомобиль транспорт хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Россия автотранспортчыларын һөнәрләренә чиксез бирелгәнлек, үзләренә ышанып тапшырылган эш өчен югары җаваплылык хисләре һәм тиешле оешканлык аерып торды. Автотранспорт һәм юл комплекслары үсешенең бүгенге этабы белән без илебез икътисадының үсешенә, республика халкының тормышы яхшыруга булган өметләрне бәйлибез. Шуңа күрә республика автомобиль транспорты эшенең нәтиҗәлелеге төбәк һәм муниципаль автоюлларын XXI гасыр таләпләренә туры китерерлек итеп камилләштерү белән бергә – бүгенге көндәге иң әһәмиятле сәяси һәм социаль-икътисади бурычларның берсе.

Бәйрәм көнендә автомобиль транспорты өлкәсендә эшләүчеләрнең барысына да әлеге мөһим һәм социаль әһәмияткә ия булган хезмәттә уңышлар, һәлакәтсез, туры, киң һәм тигез юллар, аларда бер-береңне аңлау һәм хөрмәт итү атмосферасы телим, - диелгән.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов.













autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100