news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдус Фәсхетдинов: “Әлегә юл төзелеше өлкәсендәге бурычларны чишәр өчен акчалар җитми”

Илдус Фәсхетдинов: “Әлегә юл төзелеше өлкәсендәге бурычларны чишәр өчен акчалар җитми”

(Саба, 31 октябрь, “Татар-информ”, Тимур Шәйдуллин). ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов фикеренчә, республиканың торак пунктларын юллар белән тәэмин итү буенча булган бурычларын хәл итәр өчен әлегә акча җитми. Әлеге фикерне ул бүген журналистларга ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетының Саба районында үткән күчмә утырышы алдыннан җиткерде.

Депутатлар утырышының пленар өлеше башланыр алдыннан районның кайбер юл-транспорт предприятиеләре эше белән танышты. Аерым алганда, алар “Татавтодор” җәмгыятенең Саба филиалы, “Трест “Камдорстрой” ААҖнең җитештерү базасында, шулай ук Казан-Шәмәрдән-Корсабаш автомобильләр юлын төзү участогында булды.

Утырышы башланыр алдыннан Илдус Фәсхетдинов карап узган объектлар буенча үз фикерен җиткерде. “Саба районы юллар төзелеше буенча республикада иң алдынгылардан санала, - дип ассызыклады министр. – Тик биредә дә проблемалар юк түгел, бигрәк тә кайбер юл хуҗалыкларының матди базасы өлешендә”. Министр фикеренчә, Татарстанның барлык торак пунктларында да якын арада асфальт җәелгән юллар булырга тиеш” әмма, аның сүзләренә караганда, “моңа күпме акча кирәген әлегә санамаганнар да”.

Утырышының пленар өлешендә көн тәртибендәге 10 мәсьәлә арасында иң мөһиме “2006-2010 елларга исәпләнгән Татарстан Республикасының транспорт комплексын үстерү” республика максатчан программасын раслау” турындагы ТР Законын гамәлгә ашыру барышы турындагы мәсьәлә булды. Төп доклад белән Илдус Фәсхетдинов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республикада автомобиль юлларының гомуми озынлыгы 14,6 иең километр, шул исәптән каты өслек белән – 11,3 мең километр. Юллар челтәренең тыгызлыгы буенча ниятләнгән нәтиҗәгә ирешелгән. Тик, министр ассызыклаганча, җитәрлек күләмдә акча булмау яңа юллар, шулай ук аларга ясалма корылмалар төзелешен җитәрлек дәрәҗәдә финансларга мөмкинлек бирми. Болардан тыш зур күләмле тәмамлангамаган төзелеш тә бар, ул бүгенге көнгә гомуми бәясе 4 миллиард 737 миллион сум булган 611 километр тәшкил итә.

Министр шулай ук үзе җитәкләгән ведомствоның юллар ремонтлау буенча ниятләре турында да сөйләде. Узган ел 656 километр төбәк юллары ремонтланган булган, агымдагы елда 392 километр юл ремонтлау күздә тотыла (бу программада каралган күләмнең өчтән бере). Комитет әгъзалары министрлык һәм Саба муниципаль районы хакимитяенең бллар төзелеше һәм ремонтлау буенча эшләреннән канәгать калганнарын белдерде. Ә комитетның төп тәкъдиме республика Финанслар министрлыгына закон тарафыннан каралган чараларны финанслау белән тәэмин итү булды. Бүген әлеге законны гамәлгә ашыру барышы тулы күләмдә тикшерелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot