Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Илдус Диндаровның яңа китабы дөнья күрде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанның Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Диндаровның яңа китабы Нурлат районы Кәкре Атау авылыннан булган Минталип Миңнехановның тормышы һәм данлыклы хезмәт юлы турында сөйли.
Минталип Миңнеханов – республикабызда танылган фермер, Тукай районы фермерлары берләшмәсе рәисе, үзенең тырыш хезмәте белән бик зур уңышларга ирешкән шәхес.
Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббәров, Тукай, Нурлат һәм Аксубай муниципаль районнары башлыклары Фаил Камаев, Алмаз Әхмәтшин, Камил Гыйльмановның Минталип Минеханов турындагы җылы фикерләре китапка кереш сүз итеп бирелгән.
Автор якташының нәсел тамырлары, гомер юлы хакында сөйләгәндә бай архив мәгълүматларына таяна, герой тормышындагы төрле вакыйгалар, хәлләр аша аны төрле яклап ача.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз