news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Зариповның юбилей күргәзмәсе оештырыла

Бүген Россия халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Зариповның 70 еллык юбилее уңаеннан аның галерея-студиясендә тантаналы очрашу үткәрелә

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Россия халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Зариповның 70 еллык юбилее уңаеннан аның галерея-студиясендә тантаналы очрашу үткәрелә. Юбилей уңаеннан оештырылган күргәзмә ачуда ТР мәдәният министры Зилә Вәлиеваның да катнашуы көтелә.
Галерея-студия 2004 елда ачыла. Бүген рәссамның иҗат студиясендә остазның классика дәрәҗәсендәге картиналар гына түгел, яңа гына табадан төшкән эшләре дә тәкъдим ителә. Бүгенге көндә студиядә рәссамның 50гә якын иҗат җәүһәре саклана. Алар арасында – “Өйдә”, “Нефтьче Әхәт абый”, “Бәхет” һәм башкалар бар. Очрашу кысаларында сәнгать сөючеләргә остазның 200гә якын хезмәте күрсәтелә. Бу турыда “Казан” милли мәдәният үзәгеннән хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot