news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Юзеев арабыздан китте

Илдар Юзеев арабыздан китте

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Бүген 72 яшендә Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясенец атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзеев вафат булды.

Илдар Гафур улы Юзеев 30 поэма һәм 40тан артык шигырь җыентыклары авторы, алар исәбендә "Мәңгелек белән очрашу", "Яшь наратлар", "Таныш моңнар", "Шигырьләрем, җырларым", "Мәхәббәт китабы" һ.б. бар. Татар шигьрияте классигының әсәрләрендә кешелек яшәеше турында уйланулар чагыла.

Республика Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин һәм башкалар тарафыннан имзаланган некрологта, аерым алганда, Илдар Юзеев үзенең үлемсез әсәрләре белән бик күп буыннарның хәтерендә калыр диелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot