news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Әюпов заманча форматта эшләнгән мәгълүмати роликларга таләп зур дип саный

Танылган дизайнер фикеренчә, андый роликлар яшьләрне тарих белән кызыксындырырга тиеш.

Илдар Әюпов заманча форматта эшләнгән мәгълүмати роликларга таләп зур дип саный
Рамиль Гали/архив

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). “Теорию” дизайн-студия җитәкчесе Илдар Әюпов интернетта заманча форматта эшләнгән мәгълүмати роликларга таләп зур дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә телефон әңгәмә вакытында сөйләде.

Ике көн элек аның студиясе YouTube каналында Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган видеоролик чыгарды. Видеоязма гади һәм аңлаешлы телдә, инфографика һәм иллюстрацияләр кулланып, бөек татар мәгърифәтчесенең тормыш юлын һәм тарихта тоткан урынын яктырта.

“Без ике ел дәвамында шундый форматта роликларны чыгарабыз, - ди Илдар Әюпов. – Бу формат бик уңышлы булып чыкты: кешеләргә ошады һәм хәтта безгә шундый форматта күбрәк видеолар кирәк дигән фикер белән дә мөрәҗагәть итә башладылар. Әлбәттә, өч минут эчендә күп нәрсә турында сөйләргә мөмкин түгел, ләкин без андый максат та куймыйбыз. Безнең максатыбыз – роликлар аша кешеләрнең гомумү күзаллауларын киңәйтү һәм яшьләрне тарихыбыз белән кызыксындыру”.

news_right_1
news_right_2
news_bot