Алга таба фильмнар төшерү системасын төземәсәк, процесс катлауланачак. Кешеләрдә булган энтузиазм әкренләп эреп бетеп бара. Яшьләр килсә дә, аларны лимон кебек сыгып бетерәләр дә, кеше, гаиләсе, балалары барлыкка килгәч, башка тармакка китеп бара.
Кино фондымы, киностудияме – нәрсә дә булса кирәк. Без стратегик линиябезне якынча аңларга тиешбез – без ислам идеологиясенәме, дөньяви идеологиягә нигезләнәбезме, ихлас кино төшерәбезме, заманга яраклаштырыпмы. Без боларны уртага салып сөйләшергә тиешбез.
Кинематография – бик ихлас әйбер. Кысаларга кертсәк, ул фольклорга әверелә. Кеше, фальшь күрсә, залдан чыгып китәчәк. Кино залы мәчет кебек изге урыннарга тиң. Яхшы кино булса, әлбәттә. Без шундый яхшы кинога омтылырга тиешбез. Кино ул фейерверк кебек. Ул – бөтен Татарстанны яктырта торган фонтан. Шул салют булмаса, мәдәниятнең системалы үсеше була алмый. Без бер урында таптанып торачакбыз. Кино ул – зур, көчле, бай илләр эше, Татарстан моны булдыра ала дип уйлыйм.
Татарстан кинематографисе турындагы фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.