news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез!» фильмын интернетта түләүсез карап булачак

Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез!» фильмын интернетта түләүсез карап булачак
фото: Илнар Төхбәтов/архив. Фильмның афишасыннан фрагмент

23 декабрьдән Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез!» нәфис фильмын интернет киңлекләрендә түләүсез карап булачак.

«Шимбә көн 10.00 сәгатьтә фильмның рус телле варианты «Ютуб» платформасына куела», – дип хәбәр итә кинорежиссер үз аккаунты аша.

«Мин бу картинама бик сак карыйм, мөгаен, ул минем шушы еллар эчендә эшләнгән иң уңышлы эшемдер. Әмма никадәр генә сөйләшүләр барса да, без аны Россиянең киң прокатына чыгара алмадык. Югыйсә ул күп шәһәрләрдә уңышлы күрсәтелде – заллар тулы иде», – дип яза режиссер.

Татарстан районнарында фильм бөтен мәдәният йортларында һәм кинотеатрларда күрсәтелгән. Илдар Ягъфәров төрле фикерләр ишетүе турында яза. Фильм татар мәдәниятенә зыян китерә, чөнки татарлар уңай күрсәтелмәгән дигән фикерләр дә булган.

«Без бу фильмны үз халкыбызга зур мәхәббәт белән эшләгән идек», – ди ул. Фильмны рус телендә «Живы ли Вы?!» исеме аша эзләргә кирәк булачак.

Фильмның киносценарий авторы – Мансур Гыйләҗев. Фильм татар телендә төшерелгән. Төп рольдә — Чаллы театры артисты Инсаф Фәрхетдинов. Рольләрдә — Тинчурин театры артистлары Зөлфия Вәлиева, Рамил Мирханов, Әлмәт театры артисты Рафик Таһиров, Түбән Кама театры артисты Фарил Вафиев һәм башкалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot