news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Ягъфәров: Безгә үзебезнең татар урынын булдырырга кирәк

26 апрельдә Туган тел көнендә үткәреләсе бәйрәм чаралары программасында төп мәдәни чараларның бер ноктага - яңа Камал театры бинасы янына төйнәлгән булуы күренә. Татарстан кинематографистлар берлеге, кинорежиссер Илдар Ягъфәров моңа карата үз фикерен белдерде.

Илдар Ягъфәров: Безгә үзебезнең татар урынын булдырырга кирәк
Фото: «Татар-информ»

«Минем өчен катлаулы сорау бу, чөнки Шигырь бәйрәме традицияләре башланганда, мин кечкенә идем әле. Хәзер, бәлки, яңа традицияләр туадыр. Кайчандыр кешеләргә Эйфель манарасы да ошамаган, аннары ияләшкәннәр. Бәлки, моны Камал театрының яңа бинасы тирәлегендә энергетика туплансын өчен эшләргә кирәктер. Бу – минем фикер. Шигырь бәйрәменең элеккеге урыны да уңайлы түгел бит – юл өсте, машиналар үтеп йөри. Безгә үзебезнең татар урынын булдырырга, аны үз энергетикабыз белән туендырырга кирәктер.

Камал театрының яңа бинасы төзелгәндә дә икеләнүләрем күп иде. Хәзер, киләчәктә ул шәһәр архитектурасын үзгәртә алырдай бина була ала, дип уйдыйм. Панельле йортларны сүтеп, парклар төзелсә, шәһәр шул якка үсеп, элитар районга әверелергә мөмкин, димәк, ул урында үз энергетикабызны булдыру кирәк. Бу – минем фикер. Моны әйткән өчен, татарлар миңа тагын да үпкәләрме икән?» – ди ул.

26 апрельдә, Туган тел көнендә, 3 милли бренд – Шигырь бәйрәме, «Мин татарча сөйләшәм» фестивале һәм «Печән базары» ярминкәсенең бер урында – Камал театры янында узуына карата җәмәгатьчелек фикерен «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова белеште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100