news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Ягафаров Татарстанда әзерләнүче кинопроектлар турында сөйләде

ТР Кинематографчылар берлеге рәисе Илдар Ягафаров Казанның Уникаль осталык үзәгендә Сәнгать эшлеклеләре ункөнлеге уңаеннан узган матбугат конференциясендә бүгенге көндә Татарстан кинематографчылары әзерли торган проектлар турында сөйләде.

Салават Юзеевның Ркаил Зәйдулла сценарие буенча «Абага чәчәге» исемле тулы метражлы картинасы әзерләнә башлый. Төшерү эшләре июльдә башланачак, майда кастинг игълан ителгән иде. Продюсеры — Миләүшә Айтуганова.

Рамил Төхвәтуллин һәм Илһам Мөхәммәдибраһимовның дин галиме һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган «Укытучы» фильмын әзерләү эшләре тәмамланып килә. Элегрәк картинаның премьерасы «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә булырга тиеш,дип хәбәр ителгән иде. Аның да продюсеры Миләүшә Айтуганова.

«Әлифба» проектын тәмамлыйбыз. Бу драма иде. Безнең өчен яңа проект. Без инде фестивальгә гариза җибәрдек. Фильмны тиздән күрербез, дип уйлыйм», – дип билгеләп үтте Ягафаров.

«Әлифба» фильмы ике елдан артык әзерләнде. Аның режиссеры — Илдар Ягафаров үзе. Баш рольне Эмиль Талипов башкарды. Фильм беренче татар әлифбасының авторлары Салих Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова турында сөйли.

news_right_1
news_right_2
news_bot